Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кәбестә тозлыйбыз, маринадлыйбыз

Кәбестә тозлау, маринадлау рецептлары. Һәм кетердәп тора торган кәбестә.

КӘБЕСТӘ ТОЗЛАУ
Тозлау өчен соң өлгерә торган кышкы сортлар алырга кирәк.
Кәбестә башлары тыгыз булсын. Карбыз кебек суккалап карагыз, аннан яңгыравык тавыш ишетелергә тиеш.
Тозлар өчен эре аш тозы алына. Йодлаштырылган яки вак тоз ярамый.
Дөрес турау да әһәмияткә ия. Элек тагаракта балта белән чапканнар, ул тиз һәм уңайлы ысул. Кәбестәне дүрткә бүлеп тә тозлыйлар.
Элек кәбестә тозлаганда кишерне бөтенләй кушмаганнар. Чөнки ул баллы, кәбестәне йомшарта. Шуңа кишерне азрак, 2 кг кәбестәгә иң күбе бер-икене генә кушалар. Ул төс кертү өчен кирәк.
Кәбестәне агач мичкәгә тозлау иң яхшысы. Андый савытыгыз юк икән, эмаль кәстрүл яки чиләк, банка кулланырга була. Кәбестәне беркайчан пластик савытка тозламагыз.
Кәбестә 2-4 көн бүлмә температурасында авыр әйбер бастырган килеш әчергә тиеш. Аннан салкын урынга (суыткыч, базга) алып куялар.

КӘБЕСТӘ МАРИНАДЛАУ
1 баш уртача зурлыктагы кәбестә, 2 кишер.
Кәбестә һәм кишерне турап, 3 литрлы банкага тыгызлап тутырырга.
Маринад: 1 л кайнар суга 2,5 аш кашыгы тоз, 0,5 шәр стакан шикәр комы, 9 %лы аш серкәсе, үсемлек мае кушарга.
Кәбестәгә маринадны коеп, пластмасс капкач белән аз гына каплап, 12 сәгать җылыда тотарга. Аннан суыткычка урнаштырырга.

Айгөл ГАБИЕВА, Түбән Кама.

КЕТЕРДӘП ТОРГАН КӘБЕСТӘ
3 литрлы банкага: кәбестә, 3-4 тырнак сарымсак, 6-7 түгәрәк кара борыч, 2-3 канәфер, 2 уртача зурлыкта кишер,1-2 лавр яфрагы.
Банка төбенә сарымсак, тәмләткечләрне салырга. Кәбестәне зур кисәкләргә кискәләп тутырырга, өстенә кайнар су коярга. 10 минуттан суны түгәргә һәм тозлыкны салырга.
Тозлык ясау: 1,5 л суга 2 аш кашыгы тоз, 4 аш кашыгы шикәр комы кушып, кайнатырга. Кайнап чыккач, 0,5 стакан 9 %лы аш серкәсе салып болгатып, банкага коярга.
Бер-ике көндә кәбестә әзер була.

Лариса ШӘВӘЛИЕВА, Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылы.

Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев