Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

"Кетер-кетер" килеп торган кыяр маринадлау рецепты

Маринад: 3,5 л су (краннан агызып алган салкын су), 3 аш кашыгы тоз, 2 стакан (200 граммлы) шикәр комы, 2 стакан 9 процентлы аш серкәсе.

Барысын бергә болгатып, капкачлы савытка алдан әзерләп куябыз. Кайнатмыйбыз!

Банкаларны яхшылап юабыз. Минем банкаларны парлаганым юк! Банка төбенә үзегезгә ошаган тәмләткечләрне тутырасыз. Мин сарымсак мыегы, канәфер, хуш исле hәм кара борыч, кишер яфрагы кулланам. Башларын кисеп кыярларны тутырам. Аның өстенә маринад агызам. Банкаларның баш очларына капкачларын элеп, "су мунчасы"на кайнатырга куям. Кәстрүлдәге су кайнап чыккач, газны кысып, 10 минут кайнатабыз. Аннары банканың капкачын яхшылап ябып, астын өскә әйләндереп, калын материал белән каплап куябыз.

Артык калган әзер маринадны капкачлы банкада 10 көнгә кадәр суыткычта сакларга була.

Гөлназ Хаиева

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X