Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

ХӨРМӘ

Еш авырып китсәгез, салкын тию дә гел кабатланып торса, гомумән, төшенкелеккә бирелсәгез, сезгә хөрмә җимеше ярдәм итәчәк. Бүген хөрмәнең 500дән артык сорты бар. Туган ягы булып Япония, Кытай саналса да, хәзер Кырым, Грузия, Әзәрбайҗан, Үзбәкстан, хәтта Краснодар өлкәсендә дә хөрмәне үстерәләр.

Тәмле, хуш исле бу ризыкның организм өчен файдасы бик күп. Аның татлылыгы нәкъ менә акыл эшчәнлеге өчен кирәк, бу кешенең эшләү сәләтен арттыра. Хөрмә организмдагы шлак, токсиннарны чыгаруда да нык булыша. Эчәклекләрдәге авыруларны юкка чыгара, аны эч кату вакытында ашарга кирәк. Йөклелек чорында кулланырга кирәкми дисәләр дә, белгечләр аның магнийга бай булуын (ул матдәләр алмашына яхшы йогынты ясый) әйтә. Булачак әниләр өчен кирәкле тимер, йод та бу җимештә бик күп. Һәрдаим куллану ашказаны-эчәк системасындагы авыруларны дәвалый. Атеросклероз барлыкка килү куркынычын киметә. Йөрәк мускулларын һәм нерв системасын ныгыта.

Хөрмә калийга да бай. Анда бета-каротинның да югары проценты үпкәләрдәге яман шеш күзәнәкләре үсешен киметә. Ярты стакан җылымса суга өч аш кашыгы хөрмә согы салып чайкасагыз, ангинаны башлангыч стадиясендә туктата алырсыз.

Диабет белән авыручылар өчен хөрмә табигый шикәр – фруктоза, глюкоза буларак бәһаләп бетергесез. Җимеш бөтен килеш диетик ризык санала. Үзе җепселле һәм туклыклы. Хөрмәнең артык калорияле булуы диетологларны бәхәскә дә кертә. Бик файдалы булса да, анда шикәр күп. Ризыкның калориясе 70 ккал тәшкил итә, бу алма (28 ккал/100г) белән чагыштырганда шактый күп санала. Әмма йомшак җепселле структурасы аз гына кулланганда да туклык хисен барлыкка китерә, шуңа да кайбер белгечләр диабет белән чирләү¬челәр өчен зыянлы түгел дип саный. Һәрхәлдә, чама хисен югалт¬маска кирәк.

Җимеше генә түгел, хөрмә агачы яфракларыннан кайнатылган чәй дә авитаминоз һәм анемия вакытында бик файдалы. Татлы ризыкны катырылган, киптерелгән һәм өшегән хәлдә кулланалар. Витамин һәм микроэлементларга бай Көнчыгыш җимешен бигрәк тә кышка кергәндә, кыш көне ашарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев