Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кырмыскадан котылу ысулы

Казанда яшәүче Зөлфия Хәкимова кырмыскадан котылу ысулы белән бүлешә.

Быел җәй өебезне вак кырмыскалар басып алды. Алардан котылуның бер җиңел ысулын таптым. Моның өчен нашатырь спирты кирәк була. Ул кырмыскаларны үтерми, ә куркыта гына. Моның өчен 1 л суда 100 мл нашатырь спиртын болгатырга һәм кырмыска «аягы баскан» бөтен җиргә сиптереп чыгарга кирәк. 15 минуттан кешенең борыны әлеге искә ияләшә, ә кырмыскаларга бу ис бер дә ошамаганлыктан, алар чыгып китү ягын караячаклар. Әлеге ысулны берничә тапкыр кулланганнан соң, өйдә кырмыскаларның эзе дә калмады.

Чыганак: https://vatantat.ru/2022/09/90889/

Фото: интернеттан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев