Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Кыш көне бакчадагы агачларны тычканнар һәм куяннардан ничек сакларга?

Агач кәүсәләренә төрле катнашмалар сыларга, махсус материаллар белән төреп куярга була.

Салкын ел фасылында кимерүчеләр бакча агачларына шактый зыян салырга мөмкин. Алар кайрыны ашый, ботакларга һәм тамырга зыян китерә. Агачлар һәм куакларны саклау серләре Интертат сайтында чыкты. 

Сезон тәмамлангач, коелган яфракларны җыеп алыгыз. Печән һәм салам күчләре кимерүчеләрне җыя.

Агач кәүсәләрен саклагыч материаллар белән төреп, бәйләп куегыз. Моны көчле салкыннар башланганчы эшләргә кирәк.

Агач кәүсәсенә төрле яклап чыршы ботакларын төбе белән аска каратып, туфрактан бераз гына аска төшеп төрергә кирәк. Рубероид яки толь кулланганда, кәүсәне башта капчык яки башка һава уздыра торган тукыма белән төрегез. Өстә калган тишекне чүпрәкләр белән капларга яки балчык белән сылап куярга кирәк. Моны су кермәсен өчен эшлиләр.

Зур булмаган агачларны металл цилиндр белән урарга була. Аны махсус кибетләрдә саталар.

Агачны берничә катлам капрон белән урарга да була. Полиэтилен кулланырга ярамый.

Агачларын төрле составлар белән сылап калдырырга да була. Моның өчен балчык, сыер тизәге, карбол кислотасы, нафталин һәм бакыр купоросы, үсемлек мае, скипидар, хуҗалык сабыны катнашмасы ясарга кирәк.

Агачның скелет ботакларына денатурат һәм вакланган канифоль катнашмасы сыларга була.

Кибетләргә кимерүчеләргә каршы махсус составлар да сатыла, диелә хәбәрдә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X