Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Май — иң җаваплы ай

Май — бакчачылар өчен иң җаваплы ай. Бакча эшләре үз вакытында һәм дөрес итеп эшләнсә генә мул уңыш алыначак. Бакчагызның җәй көне матур булуы да майда башкарылган эшләргә бәйле. Бу айда көннәр җылыта, барлык табигать җанлана, шуңа да бүген эшләнәсе бер генә эшне дә иртәгәгә калдырырга ярамый. Бакчада түтәлләр казу, утырту эшләренә тотынганчы иң элек, яшелчәләрнең урынын алыштырып утыртуны да исәпкә алып, схема төзергә киңәш ителә.

Майның беренче декадасында төрле кәбестә, помидор, татлы борыч, баклажан, кыяр үсентеләрен парникларга һәм теплицаларга чыгарырга була.

 

Көннәр яхшылап җылыту белән, айның икенче декадасында, түтәлләргә кишер, редис, чөгендер, шалкан, суган, петрушка, салат, укроп, кузгалак, фасоль, борчак чәчәргә вакыт. Май урталарында, җир җылынгач, бәрәңге утырту яхшы булачак. Җылы яратучы яшелчә үсентеләрен ачык җиргә май ахырында гына чыгарырга киңәш ителә, чөнки кыраулар төшү куркынычы бар. Иртәрәк чыгарырга уйласагыз, лутрасил, спанбонд кебек материал белән каплап куегыз. Бу чорда һава торышын алдан күзәтеп торырга, кырау буласы төнне яшелчәләрне яхшылап капларга кирәк булачак. Яшь үсентеләр төбенә янган тирес, яки компост салып чыгу да аларның тизрәк тамырланып китүенә уңай йогынты ясый. Ә ныклап үсеп киткән үсентеләр кырауларга бирешеп бармый. Яшелчәләргә, чәчәкләргә вакытында су сибәргә, төпләрен йомшартырга, зарарлы бөҗәкләрдән, төрле авырулардан сакларга кирәклеген дә онытмагыз.

 

Бакчагыз матур, кешеләр сокланырлык булсын, дисәгез, ял итә торган урынга газон эшләгез. Моның өчен май башында яшел үлән чәчәргә һәм аңа яхшылап су сибәргә кирәк. Әгәр бакчагызда газон бар икән, майда аның үләнен беренче тапкыр чабарга вакыт. Шулай ук вак куакларны формага китереп кисеп чыгу да җәй көне бакчагызның матурлыгында зур роль уйнар. Май башында җиләк-җимеш куаклары, агачлар утыртыгыз.

 

Майның өченче декадасында карлыган, крыжовник куакларын зарарлы бөҗәкләргә каршы тузганак төнәтмәсе белән эшкәртегез.

 

Язның бу аенда бакчада лалә, ландыш, рябчик, крокус, гиацинт кебек суганлы чәчкәләр чәчәк ата. Алар чәчәк ату белән өзеп ташларга ярамый, үзләре корып кипкәнен көтәргә кирәк. 20 майдан соң түтәлгә левкой, лобелия, хризантема, канәфер кебек берьеллык чәчәкләрнең үсентеләрен чыгарып утырталар. Көннәр җылы торса, настурция, ипомея, алиссум, бәрхет чәчәкләрен чәчәргә була.
 

 

Чыганак: Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев