Татарстанда яшәүчеләр MAX мессенджеры аша хастаханә кәгазен дистанцион рәвештә ябарга мөмкиннәр.
Хезмәтне алу өчен мессенджерда 2025 елның декабрендә эшли башлаган «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре " ботын табарга кирәк. Аның аша шулай ук табибка язылырга мөмкин.
Хастаханә кәгазен ябу өчен пациентка онлайн-консультация билгеләргә мөмкиннәр. Билгеләнгән вакытта мессенджерга табиб белән видеоэлемтәгә тоташу өчен сылтама киләчәк.
Консультация вакытында белгеч пациентның хәлен бәяләячәк. Әгәр шикаятьләр юк икән һәм сәламәтлек торышы эшкә кайтырга мөмкинлек бирә икән, больничныйны дистанцион рәвештә ябачаклар. Әгәр табиб авыру билгеләрен яки анализларның канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗәләрен тапса, пациентка алга таба тикшерү һәм больничныйны озайту өчен көндезге кабул итүгә килергә тәкъдим итәчәкләр.
Нет комментариев