Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Нинди ризыклар йөрәк өчен иң файдалысы?

Табиблар С витамины күп булган ризыклар ашарга киңәш итә, алар кан тамырлары стенкаларын ныгыта. 

Табиблар йөрәк өчен иң файдалы булган ризыкларны атады. Бу хакта INTERTAT сайты яза.

Диетолог Ирина Торопыгина әйтүенчә, әлеге әһәмиятле органның эшчәнлегенә ярдәм итү өчен рационга әфлисун, киви, лимон, кара карлыган, сырганак, җиләк һәм брюссель кәбестәсе кертергә кирәк. Чөнки бу ризыклар С витаминына бай, ул кан тамырларының стенкаларын ныгытырга һәм матдәләр алмашын җайга салырга сәләтле.

Шулай ук Р витаминына да игътибар итәргә кирәк. Бу витамин абрикоста, цитрусларда, җиләкләрдә, карабодайда һәм салат яфрагында була.

«Калийга, клетчаткага һәм кайбер җиңел эфир майларына бай булган төче чия дә (черешня) йөрәк авыруларын кисәтү һәм дәвалау өчен алыштыргысыз булып тора. Ул су-электролит балансын көйли, артык сыеклыкны чыгара, йөрәк мускулларының нормаль эшчәнлеген тәэмин итә», — диде Торопыгина.

Моннан тыш, Е витаминына бай булган ризыклар да ашарга кирәк, дип киңәш итә гастроэнтеролог Наталья Игнатова.

«Е витамины канның үзлелеген киметә, инсульт һәм инфаркт куркынычын әзәйтә. Бу витамин миндаль, арахис, әстерхан, кешью чикләвекләрендә, сөләйман (лосось), угорь, судак балыкларында, солы, арпа һәм бодай ярмаларында бар», — диде ул.

Табиблар әйтүенчә, йөрәк ритмын җайга салырга В1 витамины ярдәм итә, ул дөге көрпәсендә, көнбагышта, чиа һәм көнҗет (кунжут) орлыкларында бар. Шулай ук җитен онында һәм чикләвекләрдә дә җитәрлек.

«В1 витамины матдәләр алмашы, йөрәк-кан тамырларының нормаль эшчәнлеге һәм эндокрин система, шулай ук организмдагы күзәнәкләр, аеруча нерв күзәнәкләре өчен мөһим. Шулай ук ул ашказаны согы әчелеген, ашказаны һәм эчәклекнең хәрәкәт активлыгын җайга сала, организмның инфекцияләргә һәм тышкы тискәре факторларга каршы торучанлыгын арттыра», — диде эксперт.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев