Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Сарымсак угы кан составын яхшырта, инфаркт, инсульт килеп чыгу ихтималын киметә (РЕЦЕПТЛАР)

Салкын тигәндә иң еш ашарга киңәш ителгән сарымсакның угына кадәр шифалы. Хәзер нәкъ менә шуны җыяр чак.

Аның составында иммунитетны ныгытучы фитонцид дигән матдә бар. Моннан тыш сарымсак угы С, А, В6, В12 витаминнарына, организмның картаюны акрынайта торган антиоксидантларга да бай. Сарымсак угы кан составын яхшырта, инфаркт, инсульт килеп чыгу ихтималын киметә. Организмнан токсиннар чыграу, эчәклекне паразитлардан чистартуы белән дә игътибарга лаек ул. Сарымсак угы яман шешне дә кисәтә. Ул аппетитны яхшырта, ашкайнату системасын җайга сала. Сарымсак ирлек көчен дә арттыра.

Ничек кенә файдалы булса да, сарымсак угының да чамасын белеп кулланырга кирәк. Күпкә китсә, кешедә күңел болгану, косу, эч китү кебек билгеләр дә күзәтелергә мөмкин. Гастрит, язва, гепатит, геморрой, эпилепсиядән интеккән кешеләргә сарымсак угын ашау тыела.

Сарымсак угыннан шифалы рецептлар

Салкын ингаляция. Сарымсак угын блендерда ваклап, 10 минут чамасы шуның хуш исен сулап утырабыз. Болай эшләгәндә сулыш юллары чистара, организмдагы бактерияләр юкка чыга.

Йөрәк авыртканнан. Бер стакан суга 1 аш кашыгы ваклап туралган сарымсак угы салып, 5 минут кайнатабыз да, банкага салып, бүлмә температурасында 1 сәгать төнәтәбез. Йөрәккә шифасы булсын өчен әлеге төнәтмәне ашаганнан соң көнгә өч тапкыр 1/3 стакан күләмендә эчәргә кирәк.

Тынычлану өчен. Сарымсак угын шул килеш кенә өзеп ашау да файдалы. Нерв системасы өчен файдалы В1, В2, С һәм никотин кислотасына бай булганлыктан, ул кәефне күтәрә, хроник арыганлыкны бетерә. Баш мие дә яхшырак эшли башлый.

Җырчы Гүзәл Идрисовадан сарымсак угын маринадлау рецепты

Сарымсак укларын юарга һәм турарга кирәк. Суда 10-15 минуп пешереп алырга, артык пешермәгез. Маринад өчен 1 литр су, 1 стакан шикәр комы, 1,5 аш кашыгы тоз, 1 стакан аш серкәсе кирәк булачак. Банкаларны һәм капкачларны стерильләштерергә кирәк. Аннары банкаларга сарымсак укларын салып, кайнар маринад агызып, капкач белән каплап куясы. Маринадланган сарымсак угы бәрәңге боламыгы, карабодай, токмач белән бик тәмле булачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X