Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Шашлыкка дигән ит катырак булса, киви кулланыгыз

Шеф-поварлардан тәмле, сусыл, авызда эреп китә торган шашлык әзерләү буенча файдалы киңәшләр.

Тәҗрибәле шашлыкчылар бөтен кеше яраткан ризыкның уңышы маринадка бәйле булуын яхшы белә. Шеф-повар Павел Федотов сүзләренә караганда, әгәр дә сез аны тиз һәм тәмле итеп әзерләргә теләсәгез, классик (суганлы) рецепттан яхшырак берни дә юк.

" Ике уртача зурлыктагы суганны боҗралап турыйбыз һәм согын чыгарырлык итеп кул белән йомшартабыз. Тәмләткечләр кушабыз. Аш серкәсе урынына бер чәй кашыгы лимон согы салырга була. ", — дип серләре белән уртаклаша шеф-повар.

“Май һәм тоз кулланмыйм. Беренчесе иттә элпә хасил итә һәм суган согы җепселләргә үтеп керә алмый. Ә тоз ит согын үзенә сеңдерә, шуңа да ит коры булырга мөмкин. Тозны шашлыкны мангалда кыздырыр алдыннан гына сибәргә яки ашарга утыргач кулланырга була.” – ди Павел Федотов.

Итнең йомшаклыгыннан шикләнсәгез, бренд-шеф Артем Волчек  “тиз” маринад әзерләргә тәкъдим итә . 2 кг иткә бер йомшак киви, тоз, суган, борыч һәм үсемлек мае салабыз. Бу маринадта итне 30 минуттан артык тотарга ярамый.

Күмерне дөрес сайлау да мөһим икән. Күмер эре булган саен яхшы ди әлеге экспертларыбыз. Ул озаграк яна һәм кызуы да озак саклана. Күмер янып бетеп, бераз гына суынырга һәм “агарырга” тиеш. Шуннан соң гына шашлык пешерә башларга була. Кулыгызны мангалга таба сузып карагыз. 20-25 см арада учыгызны 7-8 секунд тотып тора алсагыз, итне пешерергә куярга була. Шашлыкны гел әйләндереп тормагыз, ике-өч тапкыр да җитә. Кызган итне фольгага төреп 10-15 минут тотарга кирәк икән.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев