Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Тигәнәк тә дәвалый, җыеп калыгыз!

Җәй ул җиләк кенә түгел, дару үләннәре дә җыю чоры. Бу вакытта витаминнар бакчада, урманда үсә. Халык табибы, үләннәр белән дәвалаучы Фирая Захарова белән без аларны дөрес итеп җыю һәм киптерү, җәй нигъмәтләреннән нәтиҗәле итеп файдалану ысуллары турында сөйләштек. Фирая ханым әйтүенчә, үләннәр җыйганда “Питрау җитте – җәй бетте» дигән гыйбарә таянырга кирәкми.

Питраудан соң җыелган дару үләннәренең шифасы бетә дигән сүз белән килешмим. Аларны җыйган кеше һәр үләннең кайчан чәчәк атуын, кайчан көч туплавын һәм кайчан җыярга кирәклеген үзе белә. Бер республикада яшәсәк тә, көньяк һәм төньяк районнарда үләннәр бер үк вакытта чәчәк атмый. Әйтик, без үләннәрне Арчадан җыябыз, анда Казан белән ике атнага аерма бар. Арчада миләш чәчәк кенә атып утырса, Казанда ул җимеш җыя башлаган. Кайсыбер районда яңгырлар күп, кайсы якта алар бөтенләй яумый. Үләннәр үсешенә бу фактор да тәэсир итә, – ди ул.

Дару үләннәренә килгәндә, хәзер җиләк арасында үсә торган төк чәчәк (манжетка), бака яфрагын (подорожник), җиләк яфракларын, үги ана яфрагын, ромашка, кычыткан, тәкәмөгез (кандала үләне, донник), цикорий, меңьяфрак (тысячелистник), хан үлән (иван-чәй), канлы үлән (чистотел), чәчәк аткан булса, эт тигәнәген (репешок), кыр наратбашы (хвощ полевой), каен яфрагын җыярга була. Бөтен чәчәк аткан үсемлекне дә җыя аласыз дип әйтергә мөмкин, алар хәзер бер-берләре белән ярыша-ярыша үсә. 
– Үләннәрне иң яхшысы чормада яки җилләтелә торган бинада киптерү. Бака яфрагы, үги ана яфрагын кәгазьгә берәмләп куеп киптерегез. Өсте-өстенә салынса, алар кибә алмый, каралып чери башлый. Берәр көннән икенче ягына әйләндереп киптерәсе була. Ромашка, мәтрүшкәләрне бәйләм итеп җыеп элеп тә киптерә аласыз. Каен яфрагын да миннеккә җыйган кебек бәйләп киптерегез. Үлән тамырларын исә кояшта киптерергә кирәк, – дип киңәшләрен бирә халык табибы. 

– Канлы үләннең согы белән сөялләр, папилломавирусларны да яндыралар. Әмма аны бик сак эш итәргә кирәк, чөнки ул яндыра. Ачык яраларга да кулланмаска киңәш итәм. Канлы үләннең согын эчүчеләр дә бар, аны бик-бик аз дозада, су белән кушып, аеруча сак эчәргә кирәк. Каен яфрагын чәй кебек төнәтеп эчә аласыз, ул бөерләргә, буыннарга яхшы. Ярты литр кайнап чыккан суга биш-алты яфрак салып төнәтәсез, – дип дәвам итә Фирая ханым. – Каен яфрагы башка күп үләннәр белән дус. Шунда ук карлыган, кура җиләге, сырганак (облепиха), гөлҗимеш, миләш яфрагын да сала аласыз. Күп кенә бакчачылар корткычларга каршы җимеш куакларына химикатлар сибә. Андый куаклардан алынган яфракларны кулланырга ярамый. Шактый вакыт үткәч, химикатлары очып беткәч кенә ярый. 

Тигәнәкнең дә файдасы зур икән. Чәчәк аткан тигәнәкне футбол тубы кадәр итеп бер-берсенә ябыштырып җыеп киптерергә куясың. Бер данә тигәнәкне бер чынаяк кайнар суга салып эчәсең. Ул шулай ук яман шешкә каршы кулланыла. Шикәр авыруыннан, буыннар авыртканнан да файдалы ди. Кычытканга килгәндә, аны каны куе булган кешегә күп кулланырга ярамый. 
– Зарары булудан курыксагыз, үләннәрне үзләрен генә кулланмагыз, берничә төрлесен салып катнашма итеп төнәтегез, чөнки алар бик аз дозада салына. Үләннәр күп булган саен яхшы. Бер үлән кан басымын күтәрә, икенчесе төшерә, берсе канны куерта, икенчесе сыегайтырга мөмкин. Кемнеңдер ашказаны кислоталылыгы югары, кемнеңдер ул түбән. Боларны бөтен кеше дә белеп бетерми, ул тәҗрибә белән килә. Шуңа да фитотерапевт белән киңәшләшегез. Үләннәрне термоста төнәтмәскә кирәк. Үләннәрнең энергетикалары болай да көчле, термос аларның сыгынтысын (вытяжка) тагын да көчәйтә. Бу үләннәргә генә кагыла, аларның җимешләрен, тамырларын термоста төнәтергә була. Әмма унике сәгатьтән артык төнәтмәскә (кимендә бер сәгать). Гипертониядән җәфаланучыларга төче тамырны үзен генә (солодка яки лакрица) кулланырга киңәш ителми, ул кан басымын күтәрә.

Тагын бер киңәш: иван-чәйнең яфракларын һәм чәчәген аерым җыеп киптерү дөрес. Киптергәч, бөтен дару үләннәрен кәгазь капчыкларда, әйбәтләп киптерелгән пластик савытларда саклагыз. Үзегез җыймасагыз, аларны белгән кешедән генә сатып алыгыз. Базарда теләсә кем сата, ә аларның үләннәрне кайдан җыйганнарын да белмисез, – ди үләнче. 

Тиздән бал аерта башлаячаклар. Фирая ханым әйтүенчә, юкә балын, ничек кенә файдалы булмасын, көндез эчәргә ярамый. Аны кич белән төнгә каршы гына эчәргә кирәк, чөнки ул тирләтү үзлегенә ия. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев