Теләче Информ

"Тәмле җәй" җиләк-җимеш торты

Караширмә авылында яшәүче Миләүшә Халиуллинадан торт рецепты.

 4-5 йомырка,1 стакан шикәр комы, 0,5 стакан сыек май, 1 пакетик разрыхлитель,1 пакетик ванилин салып миксер белән болгатабыз . Аннары он остәп яңадан болгатабыз. Он күп кирәк тугел. Чама белән 1 стакан тирәсе. Сыек камыр чыгарга тиеш. Табага пергамент кәгазе салып камырны агызабыз. Камыр өстенә күңелгә хуш килгән җиләк-җимеш салып чыгарга була. Минем очракта свежий карлыган. Духовкада 20-25 минут пешерәм. Әзерлеген шырпы тыгып карарга була.

Реклама

Хәзер торт өстенә заливка ясыйбыз. Кибет каймагына шикәр комы салып миксер бн күпертәбез. Табаны духовкадан алуга кайнар корж өстенә тигезләп җәябез. Суынганчы шулай тора. Суынгач кисеп табынга бирергә була. Бик тәмле  чыга👍🏻

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: