Бу хәтта симерүгә караганда да куркынычрак икән.
Утырып эшли торган көндәлек эш, җәяү йөрмәү һәм спорт белән дуслык булмау нәкъ менә йөрәк-кан тамылары системасының эшчәнлеге бозылуга китерә дә. Сәбәбе ачыклангач дәвасы да нибары даими физик күнегүләргә бәйле икәнен чамалагансыздыр. Шулар арасында иң әйбәте – велосипедта йөрү. Бу шөгыль сәламәтлекне ныгытуга, тынычландыруга, шулай итеп иммун системасының эшчәнлеген яхшыртуга китерә. Ә иң кызыклысы – ул йөрәк-кан тамырлары авыруларын булдырмый калырга ярдәм итә ди. Пердью университеты белгечләре исбат иткәнчә, велосипедта даими йөргән кешедә йөрәк авыруларыннан үлеп китү куркынычы бермә-бер кими ди. Аның өчен көнгә 20 минут йөрү дә җитә икән.
Нет комментариев