Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

13 апрельдән Рамазан ае башлана

Беренче тәравих намазы 12 апрель көнне ястү намазыннан соң укылачак.

Быел Рамазан ае 13 апрельдә башлана. Беренче тәравих намазы 12 апрель көнне ястү намазыннан соң укылачак. Тәравих намазы 20 рәкәгать итеп укыла. Гает намазы 13 майда булачак. 

Республика ифтары 7 май көнне «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак.

Зәкят түләү өчен нисаб 310 000 сум күләмендә дип билгеләде (алтын буенча).

Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 36 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасының минималь күләме – 100 сум, ә зәкят чыгару мөмкинлеге булганнарга 700 сум итеп түләргә тәкъдим ителә.

Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 200 сум күләмендә фидия билгеләнде.

Хәнәфи мәзһәбе буенча, фитыр сәдакасы бары тик мохтаҗ мөселманнарга гына бирелә. Ул ризык/азыктөлек белән дә, акчалата да мөмкин. Мохтаҗлар бу акчаны үзләре теләгәнчә (бурыч, дәвалану һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү, дарулар, кием-салым, азык-төлек сатып алу һ.б. өчен) тота ала.

Фитыр сәдакасын Рамазанның беренче көненнән алып Гает намазына кадәр өләшергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X