Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Җәббаров сүзләренчә, республиканың өч районында - Әгерҗе (17 158 сум), Балык Бистәсе (19 931) һәм Кама Тамагында (19 964) хезмәт хакларын ике тапкыр арттырырга кирәк. Хәзерге вакытта әлеге күрсәткеч бу өлкәдә алдынгы булган Тукай (40 мең сумнан артык), Яшел Үзән (40 меңгә якын) һәм Мөслим (35 меңгә якын) районнарыныкыннан шактый түбән.
«Аграрийларның хезмәт хакы 12 процентка артса да, 28 170 сум уртача республика күрсәткеченнән калыша», — диде ул.
Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Алар бу елга куелган төп бурычлар белән танышты.
Нет комментариев