Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

21 февраль көнне Россиядә фельдшер көне билгеләп үтелә

Сәламәтлек сагында торучы шәфкать туташларын ак халатлы фәрештәгә тиңлиләр. Кешеләргә ярдәм күрсәтеп, гомерләрен саклап калган бу изге кешеләрне башкача атау мөмкин дә түгел.

Фельдшер – ул урта медицина белеме булган белгеч. Фельдшерның бурычлары аның эш урыныннан тора. Ул, табиб кебек үк, мөстәкыйль рәвештә диагностика үткәрә һәм дәвалый, больничный листлар яза, шулай ук кирәк булганда авыруны тар белгечкә юллый ала.

Шәһәр җиреннән аермалы буларак, авылда фельдшер булып эшләү икеләтә зур җаваплылык сорый торган һөнәрләрнең берсе. Чөнки, сер түгел, бер үк вакытта аларга педиатр да, күз врачы да, хирург та булырга туры килә. Тик, авылдашлар арасында абруй казаныр өчен, белемле булу өстенә ачык йөзле, тәмле телле булу да бик мөһим. Шөкер, авылларыбызның барсында да диярлек әнә шундый гүзәл затлар эшли дә инде.

Әлеге бәйрәм көнендә сезгә, хөрмәтле фельдшерлар, һәм якыннарыгызга чын күңелдән нык сәламәтлек,  иминлек, тынычлык, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев