Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

28 һәм 29 июнь көннәрендә "Туган авыл" кафесында район күләм ифтар мәҗлесләре булып узды

- Рамазан аеның соңгы көннәре бара. Соңгы ун көн аеруча кадерле, кыйммәтле, чөнки бу ай ахырында истәлекле көннәр бар. Рамазанның 21 нче көнне бөтен дөньясында билгеләп үтелә торган Фәтех Мәккә көне дип атала. Фәтех Мәккә көне Ислам динендә ялганның җиңелүе, хакыйкәтьнең җиңү көне булып тора. Рамазан аеның соңгы ункөнлегендә бик...

- Рамазан аеның соңгы көннәре бара. Соңгы ун көн аеруча кадерле, кыйммәтле, чөнки бу ай ахырында истәлекле көннәр бар. Рамазанның 21 нче көнне бөтен дөньясында билгеләп үтелә торган Фәтех Мәккә көне дип атала. Фәтех Мәккә көне Ислам динендә ялганның җиңелүе, хакыйкәтьнең җиңү көне булып тора. Рамазан аеның соңгы ункөнлегендә бик кыйммәтле тагын бер кичә бар, ул - Кадер кичәсе. Мәгълүм булганча, бу изге кичәдә Аллаһы Тәбәкара вә Тәгалә Рәсүлуллаһка Корьән иңдерә башлаган. Кадер кичәсендә кылган изге гамәлләрне башка айларда, кичәләрдә кылсак, андый зур әҗер-савапларга ирешә алмас идек. Кадер кичәсенең вакыты төгәл билгеләнмәгән. Хәнәфи мәзһәбе галимнәре аны Рамазан аеның 27 нче каршы көненә каршы кич дип белдерә. Аллаһы Раббыбыз бу мөбарак кичә турында Үзенең Китабында болай дип әйтә: "1. Хакыйкәть шулдыр ки, без аны, ягъни Корьәнне, Кадер кичәсендә иңдердек. 2. Кадер кичәсенең нәрсә икәнен си беләсеңме? 3. Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк. 4. Ул көндә фәрештәләр вә Изге Рух, Раббының рөхсәте илә, Аның әмерләрен җиренә җиткерер өчен, бер-бер артлы иңеп кенә торырлар. Кадер кичәсе - иминлек кичәсе - таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр. "Кадер кичәсе" сүрәсендә Аллаһы Тәгалә барыбызга Кадер кичәсенең фазыйләтләрен, өстенлекләрен, әһәмиятен күрсәтә, - дип белдерде 29 июнь көнне "Туган авыл" кафесына Ифтар мәҗелесенә кунак булып килгән Кол Шәриф мәчете имамы Илфар хәзрәт Хәсәнов.

Чарада районыбыз башлыгы Илдус Зарипов белән районның имам-мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев һәм Корьән хафиз Нәҗибулла хәзрәт тә катнашты һәм чыгыш ясады.

"Строитель" (җитәкчесе Хәлил Хәсәншин), "Максат (җитәкчесе Фидәил Закиров), һәм "Цереком" (җитәкчесе Динар Нуруллин) төзелеш ширкәтләре иганәлегендә узган мәҗелескә районыбыз яшьләре, балалар чакырулы иде. " Яшьләрнең дингә килүе бик матур күренеш. Бирегә килүегез өчен зур рәхмәт, һәр вакытта да динебезне хөрмәт итик, игътибарлы, ихтирамлы булыйк. Күңелегезддә яктылык һәм иман булса, сезнең тормышта барысы да яхшы булыр," - диде районыбыз башлыгы Илдус Зарипов. Бирегә җыелган яшьләр Илфар хәзрәтне күрүгә аеруча шаи иде.

Аннан алдагы көндә кафе хуҗасы, шәхси эшмәкәр Рифкать Шәфыйков имамнарыбыз, райондашларыбыз өчен үз химаясына Ифтар мәҗелесе үткәрде. Кунаклар арасында республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, җырчы Салават, якташыбыз, Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да бар иде.

Илфар хәзрәт вәгазен төгәлләгәч, Исмәгыйль хәзрәт аһәңле тавышы белән азан әйтеп, мөселманнарны намазга чакырды. Кунаклар бергә авыз ачты һәм ахшам намазын укыды. Ә аннары комплексның аш-су залында әзерләнгән мул ризыклы табынга үттеләр.

Фәнил Гаязов.

Рәсемнәрдә: Ифтарга килүчеләр арасында төрле яшьтәге, төрле һөнәрдәге, төрле дәрәҗәдәге кешеләр бар иде

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев