Казанда студентлар отрядларының фәнни-гамәли конференциясе узды
В республике

Казанда студентлар отрядларының фәнни-гамәли конференциясе узды

Казанда «Хәзер – иң кулай вакыт» дип исемләнгән II округ фәнни-гамәли конференциясе узды. Чарада Идел буе федераль округының сигез төбәгеннән 39 кеше катнашты. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конференция яшь галимнәрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, Россия студентлар отрядларында катнашучылар арасында фәнни эшчәнлекне популярлаштыру, хезмәтне оештыруда заманча карарларны гамәлгә кертү максатыннан үткәрелә. Катнашучылар эшләрен өч юнәлеш буенча тәкъдим итте: табигать фәннәре өлкәсендәге эшләнмәләр, гуманитар фәннәр буенча тикшеренүләр һәм төрле төбәкләрдәге студентлар отрядларының алдынгы тәҗрибәсе.


Нет комментариев