Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Аңлашып эшләү кирәк

Бүген, 5 март көнне Теләче авыл җирлегенең старосталары җыелышы үтте.

Аны район җитәкчесе Нәҗип Хаҗипов үткәрде.

Теләченең урамнарына җаваплы кешеләр билгеләнгән. Алар үз чиратында урам халкы белән килешеп, уртак тел табып эшләргә тиеш була. Урамнарның матурлыгы, чисталыгы буенча бу көнне  очрашуда байтак сөйләшенде.  “Иң матур, чиста, пөхтә урам” дип исемләнгән бәйгеләрне оештыру кирәклеге хакында да әйтелде.

Район җитәкчесе староста итеп билгеләнгән һәр кеше белән үзе танышып чыкты.  “Теләчебез матур булса, үзебезгә үк күңелле. Бик пөхтә урамнар  бар, Яңа ел бәйрәмнәренә урамнарны бизәү шуның ачык мисалы. Бергәләп тырышканда, барысын да эшләргә була”,-диде ул.

Тулырак  “Теләче” газетасының алдагы саныннан укый аласыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев