Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Атлар килә!

Тыела алмый биеп торган Ярсу чаклары. Алга кешнәп томырыла Чабыш атлары. (Фанавис Давлетбаев)

Теләче Сабантуенда атлар ярышы, елдагыча, олысын да, кечесен дә үзенә туплады. Ат бәйгесе бәйрәмнең матур бизәгенә әверелде. Ат чабышы турында игълан булгач, халык мәйдан янындагы ипподромга күчте. Татар халкының алма төшәр дә урын юк иде, диюләре бу урында бик урынлы иде. Ак яулыклы апалар, түбәтәй кигән бабайлар, яшьләр - барысы да түземсезлек белән ярыш башланганын көтте.

Бәйгедә җирле һәм ярымтокымлы атлар җидәү иде. Беренче секундларда алар барысы да бер рәттә булса, аннары өлгерләре алга чыкты. Ярымтокымлылар арасында беренчеләрдән 1200 метрны узып, «Марат Низамов крестьян-фермер хуҗалыгы»ннан Фәрит Хәйретдинов чабышкысы килде. Икенче урында исә “Алан” ширкәтеннән Дмитрий Богданов. Өченче урынга шул ук ширкәттән Алмаз Бикмуллин чыкты.

Ул арада гарәп чиста токымлы атлары стартка тезелде. Аларның тизлекләре дә гаять зур иде. Санаулы минутларда алар стартка килеп тә җиттеләр. “Игенче” ширкәтеннән Ринат Шайхетдинов, җаваплылыгы чикләнгән “Теләче Агрохимсервис” оешмасыннан Әнвәр Холназаров, җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәтеннән Денис Ивановның чабыш атлары килде.

Инде безне көткән тагын бер тамаша - юртаклар узышы. «Гөлфия Әхмәтова крестьян-фермер хуҗалыгы»ннан елдагыча Искәндәр Хамидуллинга тиңнәр табылмады. Шәхси эшмәкәр Раил Тимербаевның Рифнур Тимербаев иярләгән “Чутка” кушаматлы аты икенче килде. Өченче урынны район ветеринария берләшмәсеннән Илсур Маннанов алды. Аның “Паутинка” кушаматлы аты егеткә җиңү китерде.

Татар атлары ярышында биш аргамак узышты. Болар табигате белән чабыш атлары түгел. Алар да 1200 метрны узды. Әлеге узышта “Игенче” ширкәтеннән килгән «Барс РТ» кушаматлы атны Фирзәр Гыйниятуллин иярләде һәм Сәгыйть Гыйниятуллин “Нәселчелек” ширкәтеннән Нияз Әскаров чапкан “Алтын РТ” шулай ук “Таң” ширкәтеннән “Золотой РТ” кушаматлы ат Ринат Шайхетдиновка җиңү китерде.

Чиста токымлы атлар ярышы да күңелле узды. Әлеге бәйгедә “Фавола” кушаматлы ат белән Гөлфия Әхмәтова крестьян-фермер хуҗалыгыннан Искәндәр Хамидуллин беренчелеккә чыга. “Звезда Ферота” кушаматлы ат белән “Таң” ширкәтеннән Ринат Шайхетдинов, “Агролак” ширкәтеннән “Харовка” кушаматлы ат белән Денис Иванов призлы урыннарны яулады.

Мәгълүмат район ветеринария бүлегеннән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X