Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Авылларда язгы кыр эшләре башланды

Авыл хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренә кереште. Иң беренче булып кырга Азнакай һәм Ютазы районнары игенчеләре чыкты.

Бүгенге көнгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив күрсәткечләре буенча Азнакай, Аксубай, Алексеевск, Баулы, Сарман һәм Ютазы районнары игенчеләре язгы кыр эшләренә керешкәннәр.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, хәзер игенчеләрнең төп бурычы — көзге культураларны тукландыру. Республика буенча 552,5 мең га мәйданда көзге культураларны тукландыру планлаштырыла.

Республика складларында орлыкларны инкрустацияләү эше дәвам итә. Бу эшкә Аксубай, Буа, Мөслим, Нурлат, Сарман, Чирмешән һәм Ютазы районнары керешкән инде. Бүгенге көнгә 6 мең тонна орлык эшкәртелгән. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев