Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бергәләп көрәшик!

18 октябрьдән республикада, шул исәптән районда наркотикларга каршы көрәш, аларның законсыз әйләнешен булдырмау һәм кисәтүгә багышланган “Үлем белән сәүдә итүләрен хәбәр ит!” дип исемләнгән профилактик акция башланып китте. Ул 29 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Хөрмәтле укучылар, акция барышында наркотик сатучылар турында “Кайнар линия”гә – 8843 (291 – 20 – 02) һәм район эчке эшләр бүлегенең кизү тору бүлегенә – 2-00 – 02 номерына шалтыратып хәбәр итә аласыз. Бу көннәрдә район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне ачу хезмәткәрләре төрле кисәтү чаралары уздырачаклар, табиблар белән берлектә мәктәпләрдә махсус тестлар ярдәмендә медицина тикшерүе үткәрәчәкләр.

Район эчке эшләр бүлегенең җинаятьләрне ачу бүлеге хезмәткәре, полиция өлкән лейтенанты Айсаф Галиев әйтүенчә, чагыштырмача тыныч район булып саналган Теләчедә дә наркотикларны кулланучылар, саклаучылар, таратучылар һәм сатып алучылар булу ихтималы зур. Беренчедән, районыбыз мегаполиска – Казан шәһәренә бик якын, икенчедән, Киров өлкәсенә, Кукмара, Саба, Балтач районнарына юл безнең район биләмәсе аша уза. Димәк, наркотик матдәләрне куллану, узып барышлый аларны калдырып китү, сәүдә итәр өчен күп вакыт та, зур чыгымнар да соралмый. Бүген яшьләр арасында популяр булган синтетик наркотиклар бик кыйммәт тормый. Өченчедән, укучы яшьләребезнең күпчелеге әтиәнисеннән читтә, шәһәрдә яшәп белем ала. Ихтыярсызлары наркомания тырнагына эләгергә бик мөмкин. Хәзер наркотик матдә җитештерүчеләр клиентлар җәлеп итү өчен нинди генә алымнар кулланмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X