Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бизнес ачу өчен 250 мең сум акча алу мөмкинлеге бар

Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы берничә социаль проект хакында бәян итте.

Социаль контракт дигән нәрсә һәм 250 мең сум алу нечкәлекләре хакында "Российская газета"га биргән әңгәмәсендә министр урынбасары Ольга Баталина хәбәр иткән.

Баталина сөйләгәнчә, Россиянең барлык регионнарында да социаль контракт дигән программа гамәлдә. Программаның нигезендә дүрт төп юнәлеш ята. Төп бурычларыннан берсе - яшәү урыны буенча эш табарга ярдәм итү. Социаль контракт төзегән кеше бер яшәү минимумы күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүгә ия була. Эш табу максатында яңадан уку яки квалификация күтәрү сорала икән, социаль контракт хисабына әлеге белем алу программасына түләнәчәк. Шуннан соң эшкә урнашкач, өч ай дәвамында яшәү минимумы күләмендә тагын өч түләү каралган.

Социаль контрактның тагын бер мөһим мөмкинлеге бар - шәхси эшмәкәрлек яки үзмәшгульлек. Икенче төрле әйткәндә, үз эшеңне ачу. Контрактка кул куйган кешегә 250 мең сум күләмендә старт капиталы биреләчәк. Шунысы мөһим: әлеге мөмкинлек белән авылда яшәүчеләр дә рәхәтләнеп куллана алачак. Авыл кешеләре бу суммага терлекләр, кош-корт алырга, теплица төзергә, умартачылык эше ачарга, авыл хуҗалыгы техникасы алырга мөмкин, дигән Баталина.

Шәхси хуҗалыкларга ярдәм күрсәтү дә каралган. Үзмәшгуль буларак теркәлгән кешегә 100 мең сум түләү алу мөмкинлеге бар. 

Социаль контракт төзү өчен теге яки бу гаилә җирле социаль яклау органнарына, соңгы өч айдагы керемнәрен күрсәтеп, гариза язарга тиеш. Әгәр дә керемнәр яшәү минимумыннан азрак икән, гаилә социаль контракт төзү мөмкинлегенә ия булырга мөмкин.

Бу әлеге дә баягы Россия президенты Владимир Путин тарафыннан халыкны социаль яклау юнәлешендә алып барылган эшчәнлекнең бер юнәлеше.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X