Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Бөтенроссия халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне

2021 елның 26 мартында «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге һәм «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясе тарафыннан халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча Бөтенроссия көне үткәрелә.

Санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, чараны ерак форматта (гражданнарга телефон элемтәсе аша консультация бирү) республика районнарында һәм шәһәрләрендә эш көне дәвамында 8:00 дән 15:30 сәгатькә кадәр, консультантларның алмаш составы белән төшке ашка тәнәфессез үткәрү планлаштырыла.

Халыкка түләүсез юридик ярдәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, «Татарстан Республикасының техник инвентаризация бюросы» АҖ, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Конституция суды, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белгечләре, Россия юристлары Ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге әгъзалары тарафыннан күрсәтеләчәк.

Теләчедә 26 март көнне «Батыр» спорткомплексында урнашкан «Бердәм Россия» сәяси партиясенең кабул итү бүлмәсендә 8.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр - юристлар, адвокатлар, нотариуслар һәм пенсия фонды хезмәткәрләре тарафыннан халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк . 

Кабул итү вакытлары:

08:00 - 9:30 - Пенсия фонды белгече -Тимербаева Алия Әхмәт Кызы

9:30 - 11:00 - Суд приставы Гайнетдинов Ринат Исламгәрәй улы

11:00 - 12:30 - Теләче нотариусы Гыйльметдинова Люция Илдам кызы

12:30 - 14:00 - Инвентаризация буенча Теләче районы бүлекчәсе "БТИ " АҖ технигы Нуриева Зөлфирә Хәкимулла Кызы

14:00 - 15:30 - адвокат

Белешмәләр өчен телефон 21-0-37.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев