"Форпост" мәктәп отрядлары Теләчедә очрашты
23 март көнне райооның ДОСААФ оешмасы биләмәсендә Теләче муниципаль районы оешуга 30 ел тулу һәм "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган "ФОРПОСТ" мәктәп отрядлары арасында чираттагы район спартакиадасы булып узды.
2021 нче елның 23 нче мартында Россия ДОСААФ оешмасының Теләче җирле иҗтимагый оешмасы территориясендә Теләче муниципаль районы оешуга 30 ел тулу һәм Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «ФОРПОСТ» мәктәп отрядлары арасында чираттагы район спартакиадасы булып узды.
Әлеге чараның максаты булып балаларда патриотик кыйммәтләр, карашлар формалаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, Россия армиясе сафларында хезмәт итүгә әзерлек һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау торды.
Спартакиадада Үзәк, Шәтке, Олы Мәтәскә, Олы Нырсы, Иске Җөри, Алан, Теләче командаларыннан барлыгы 36 укучы катнашты. Ярышларда җиңүчеләрне грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.
Ярышлар машина йөртү осталыгын күрсәтү, автоматны вакытка сүтеп-җыю, пневматик мылтыктан ату, экстремаль чаңгыда йөрү, аркан тарту төрләре буенча узды.
Призлы урыннар алучылар исемлеге:
Машина йөртү осталыгын күрсәтү:
Малайлар арасында:
1 урын-Зарипов Багир (Теләче урта мәктәбе-1);
2 урын-Газизов Илмир (Үзәк урта мәктәбе);
3 урын-Бәдриев Рафил (Олы Мәтәскә урта мәктәбе).
Кызлар арасында:
1 урын-Шәмсетдинова Лилия (Олы Мәтәскә урта мәктәбе);
2 урын-Шәйхетдинова Резеда (Теләче урта мәктәбе-1);
3 урын-Гәләвиева Нәргизә (Үзәк урта мәктәбе).
АКМ автоматын сүтеп-җыю:
1 урын-Нәҗметдинов Айзат (Алан урта мәктәбе-1);
2 урын-Вәгыйзов Рәсүл (Үзәк урта мәктәбе);
3 урын-Белоусов Никита (Теләче урта мәктәбе-1).
Пневматик винтовкадан ату:
Малайлар арасында:
1 урын-Баев Илфир (Үзәк урта мәктәбе);
2 урын-Белоусов Никита (Теләче урта мәктәбе-1);
3 урын-Габделхәев Илһам (Шәтке урта мәктәбе).
Кызлар арасында:
1 урын-Гыйлманова Мәликә (Алан урта мәктәбе-2);
2 урын-Касыймова Диләрә (Алан урта мәктәбе-1);
3 урын-Вәлиуллина Илзирә (Олы Мәтәскә урта мәктәбе).
Экстремаль чаңгы:
1 урын-Алан урта мәктәбе;
2 урын-Теләче урта мәктәбе-2;
3 урын-Үзәк урта мәктәбе.
Аркан тарту:
1 урын-Үзәк урта мәктәбе;
2 урын-Теләче урта мәктәбе-1;
3 урын-Иске Җөри урта мәктәбе.
Бәйгедә беренче урынга Үзәк урта мәктәбе, икенче урынга Теләче урта мәктәбе-1, өченче урынга Олы Мәтәскә урта мәктәбе лаек булды. Бәйгенең ничек узуы хакында "Теләче" газетасыннан укый аласыз.
Чарадан Зөһрә Сәйфетдинова фоторепортажы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев