Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Гаделлек кайтарылды: Муса Галләмов машиналы булды

Бөтенроссия авыл сабан туеның абсолют батыры Муса Галләмовка бүген машина ачкычлары тапшырылды.

Бөтенроссия авыл сабан туеның абсолют батыры Муса Галләмовка бүген машина ачкычлары тапшырылды.

Көрәшчене иң беренчеләрдән булып без котладык һәм хис-кичерешләре белән уртаклаштык. Без шалтыратканда ул Бөтендөнья татар конгрессыннан машина документларын алып чыгып бара иде.  
– Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов абсолют батырга машинаны тапшырырга кирәк дип әйткән һәм аның кушуы буенча миңа бүген машина тапшырдылар. Бу машина нәкъ Сабан туенда жирәбәгә уйнатылган кебек. Машина ачкычын Президент исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов тапшырды. Әле дә ышанып бетә алмыйм. Минем өчен бер дә көтелмәгән хәл булды бу. Соңгы сабан туеннан соң мондый Сабантуйларда көрәшәсе килү теләге дә беткән иде. Без көрәш мәйданына батыр булып калу өчен чыгабыз, үзебезне, исемебезне таныту өчен көрәшәбез. Батыр булып та бүләксез кайту бик авыр. Ә шулай да гаделлек бар икән! Президентка рәхмәтемне әйтәсем килә. Машинам юк иде, аны мөгаен үземә калдырырмын, – диде ул. 

Муса Лаеш районында яңа эшкә урнашуы турында да әйтте. Ул бу атнада райондагы бассейн директоры вазифасына керешән икән.  Исегезгә төшерәбез: Мөслимдә узган Бөтенроссия авыл сабан туенда төрле үлчәмдә батыр калган көрәшчеләр арасында жирәбә уйнатылды. Һәм нәтиҗәдә машина Ранис Гыйләҗетдиновка эләкте.

Муса Галләмовны машиналы булуы белән котлыйбыз!

Сүз уңаеннан, Муса Галләмовка машина эләкмәве турында иң беренче булып "Шәһри Казан" газетасы битләрендә басылып чыкты. Шуннан әлеге вакыйганы башка коллегаларыбыз да күтәреп алды һәм җәмәгатьчелектә ризасызлык барлыкка килде. Бу хакта биредә укырга мөмкин:

Муса Галләмов: "Оятсызлык бу. Җирәбә уйнатканда да 130 диделәр бит башта!"

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев