Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

ҖИҢҮ КИТЕРГӘН ЯЗ

Апрель башында “Теләчеинформ” мәгълүмат үзәге, Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан, “Без онытмыйча яшибез” дип исемләнгән традицион язмалар бәйгесе игълан иткән иде. 20 июнь көнне әлеге бәйгегә нәтиҗә ясалды. Мәктәп укучылары да, өлкәннәр дә бердәй актив катнашкан иҗади бәйгедә җиңүчеләрне мәгълүмат үзәге директоры Ленар Хуҗин һәм бәйгенең даими иганәчесе ДОСААФның район оешмасы җитәкчесе Рәис Нуртдинов һәм үзәк хезмәткәрләре котлады.

Илебез халкы 74нче тыныч язын каршылады. Ә иң беренче Җиңү бәйрәме еракта, 1945 елда калды. Әйе, 1941 елда башланган канкойгыч сугышка шул вакытта гына нокта куела. Сугыш калдырган яралардан әле дә кан саркый. Чөнки күп гаиләләрдә толлар, ятимнәр, гарипләнеп кайткан ир-атлар... Сугыш илебезнең һәр гаиләсенә кагылган: кемдер улын, кемдер ирен, абый-энесен яки сөйгән ярын фронтка озаткан. Кабат күрешү, яңадан түгәрәк гаилә булып яшәү бик сирәкләргә генә насыйп булган. Редакция почтасына килгән язмалар әнә шул дәһшәтле еллар турында. 1945 елның 9 маенда Җиңү хәбәрен ишеткәч, шатланучылар да, җиргә ятып елаучылар да бихисап булган. Иҗади бәйге үзе өч номинациягә бүлеп үткәрелде. Аның беренчесе башлангыч сыйныф укучылары өчен үткәрелсә, икенчесендә - 5-8 сыйныф укучылары көч сынашты. Өченче номинациядә исә өлкәннәребез үзләренең иҗади осталыкларын күрсәттеләр. 1-4 сыйныф укучылары арасында беренче урынга Дилбәр Фәттахова (Иске Җөри урта мәктәбе) белән Алия Мөхәммәтшина (Олы Мишә урта мәктәбе укучысы) лаек булды. Икенче һәм өченче урыннарны Райнур Мөбәрәков (Орымширмә башлангыч мәктәбе) белән Фирзәр Шәймәрданов (Түбән Саурыш башлангыч мәктәбе) бүлеште. 5-8 сыйныф укучылары арасында үткәрелгән бәйгедә беренче урын Илһам Габделхаевка (Шәтке урта мәктәбе) бирелде. Икенче урында да Шәтке урта мәктәбе укучысы. Ул Алинә Зәйнетдинова. Өченче урынга Айзат Зәйнуллин (Олы Мишә урта мәктәбе) чыкты. Шунысы сөенечле, бәйгедә, укучылар белән беррәттән, өлкән хәбәрчеләребез дә актив катнашып килә. Бу юлы без өстенлекне Олы Мишә урта мәктәбе укытучысы Нурсанә Гыйниятуллинага (1 урын), Кече Мирәтәк авылында яшәүче актив хәбәрчебез Фәүзия Якуповага (2 урын) һәм Караширмә башлангыч мәктәбе укытучысы Светлана Ибраһимовага (3 урын) бирдек. Башкортстан Республикасының Тәтешле районы, Кашкак авылында яшәүче иҗатташ дустыбыз Юныс Миңнемөхәммәтов кызыксындыру бүләгенә лаек булды. Бәйгедә җиңүчеләргә Мактау грамоталары, ДОСААФның район оешмасы тарафыннан әзерләнгән истәлек бүләкләре тапшырылды. Аларны ияләренә оешма җитәкчесе Рәис Нуртдинов тапшырды. Моннан тыш, ул, Әфган сугышы ветераны буларак, Әфган сугышы һәм анда күргәннәре, хис-кичерешләре турында сөйләде. Чарада катнашучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Ике арада җанлы һәм мавыктыргыч сөйләшү килеп чыкты. Яшь иҗатчыларыбыз арасында, чыннан да, тирән фикерле, фикерләрен эзлекле рәвештә кәгазь битенә төшерә алучылар да юк түгел. Инде дүртенче тапкыр үткәрелгән “Без онытмыйча яшибез” бәйгесе быел да кызыклы һәм оешкан төстә узды. Иҗади бәйгедә Олы Мишә, Шәтке, Иске Җөри урта мәктәпләре, Орымширмә, Түбән Саурыш башлангыч мәктәпләре укучылары актив катнашты. Кызганыч, башка мәктәпләрдән иҗади эшләр килмәде. Аларны бармак бөгә-бөгә санап утырасы килми. Шуңа да карамастан, без фикере, киң катлам укучыларга әйтер сүзләре булган укучылардан, хәбәрчеләрдән кызыклы язмалар көтеп, иҗатта кайнап яшәргә чакырып калабыз. Һәм бәйгедә актив катнашкан укучыларга, өлкән хәбәрчеләргә ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләсе бәйгеләрдә дә актив катнашуыгызны көтеп калабыз. Бергәләп эшләгәндә генә газетабызны кызыклы һәм укылышлы итә алачакбыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X