Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

“Иң яхшы комбайнчы – 2021” бәйгесендә җиңүчеләр билгеле булды

Республикабызның аграр министрлыгы тарафыннан игълан ителгән “Иң яхшы комбайнчы – 2021” бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды.

Республика бәйгесендә барлык районнардан 1218 комбайнчы катнашты. Алар арасында 1081 комбайнчы бөртекле һәм бөртекле кузаклы культуралар суктыруда, 137 механизатор бөртекле культураларны теземнәргә салуда эшләгән. Безнең районнан урып-җыю чорында югары күрсәткечләргә ирешкән алты комбайнчы – җаваплылыгы чикләнгән “Агролак” ширкәтеннән Фаил Рәхимов, Владимир Мазарченков, Илфат Габдуллин, җаваплылыгы чикләнгән “Август – Теләче” ширкәтеннән Данил Шигаев, җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” ширкәтеннән Дмитрий Варламов һәм җаваплылыгы чикләнгән “Алан” ширкәтеннән Айрат Сабиров республика конкурсында җиңүче дип табылды. Аларның барысы да акчалата премиягә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев