Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

"Ихлас" мәчетенә хатын-кызлар җыйналды

24 март көнне "Ихлас" мәчетендә рамазан аен хөрмәтләү йөзеннән «АЛЛАh сүзе белән энҗе тезә, Ак яулыклы гүзәл апалар» исемле җыен узды.

24 март көнне "Ихлас" мәчетендә рамазан аен хөрмәтләү йөзеннән «АЛЛАҺ сүзе белән энҗе тезә, Ак яулыклы гүзәл апалар» исемле  җыен узды.

Очрашуны кереш сүз белән  “Ихлас” мәчетендә райондашларыбызга дин сабагы бирүче мөгаллимә Талия Зиннәтуллина башлап җибәрде.

"Әл-хәмдү лилләәһи раббил-гааләмиин. Вәс-саләәтү вәс-сәләәмү галәә расүүлинәә мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә сахбиһии әҗмәгыйин.Мөселман кешесе - ул Ислам дине кануннарын үтәп яшәүче кеше. Аллаһы Тәгаләнең фарызларын чын күңелдән, чын йөрәктән үтәүче, һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү гәләйһиссәлләм әйткән сөннәтләрне яратып үтәүче - шул кеше чын мөселман була. Мөэмин-мөэминә булу, мөслим-мөслимә булу - ул зур бәхет. Чөнки Аллаһы Тәгаләнең биргән Ислам дине - ул буйсыну дине. Димәк без бер Аллаһка гына буйсынып яшибез, бер Аллаһ кына безнең бу тормышыбызны да, ахирәт тормышыбызны да көйли. Безнең 3 бәйрәм бар: Җомга көне, Рамазан ае, Корбан гаете. Балаларыбызга кечкенәдән үк Җомга көннең зурлыгын, кыйммәтлеген  һәм аның Аллаһы Тәгалә биргән бәйрәм икәнен аңлатырга кирәк. Сүземнең ахыры итеп әйтәсем килә: һәрберебезгә Аллаһы Раббыбызның рәхмәте белән туры юлда, ислам юлында адашмыйча яшәргә насыйп булсын. Киләчәк буыннарыбыз да шушы юлда ныклы булырга насыйп булсын!"

Аннары Теләче районы имам-мөхтәсибе Исмәгыйль Хәзрәт Фәләхиев очрашуга килүчеләргә якынлашып килүче Рамазан ае турында сөйләде.

Рамазан-шәриф ае чынлап та һәрберебез өчен дә көтеп алынган зур нигъмәт, бәрәкәт, сәгадәт һәм шулай ук бүләк булып тора. Калган унбер айның берсе генә дә рамазанга тиң була алмый. Пәйгамбәребез (салләлаһу галәйһи вәссәлләм) әйтте: “Рамазан ае җиткәндә җәннәт капкалары ачыла, тәмуг капкалары ябыла, явыз шәйтаннар богаулана.” Бу бик бөек сүзләр, чыннан да рамазан аенда җирдән күккә мөселманнарның гыйбадәте күтәрелсә, күктән җиргә Аллаһның рәхмәтләре явып тора. Рамазан ае – шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек ае. Бу айда аеруча мәрхәмәтле булырга тырышыйк."

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев