Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл - Теләчедә

Бүген, ягъни 16 апрель көнне, районыбызга эшлекле сәфәр белән Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл (Наконечный) килде.

Аны үзенең урынбасарлары белән берлектә муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов һәм Теләче авылының Покров чиркәве иерие Алексей атакай Павлов каршы алды. Чарада Казан руханилар семинариясе студентлары да катнашты.

Иң элек, баш рухани Теләче авылының Покров чиркәвендә гыйбадәт кылды, Хач үбү йоласын үткәрде. Раштуа, Пасха кебек бәйрәмнәрендәге кебек  якты чарада районыбызның православ динен тотучылар катнашты. Әлеге очрашу Бөек пост (ураза) көннәрендә узуы белән дә кадерле булды. Биредә Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл тарафыннан православие диненә игелекле хезмәт иткәне өчен Теләче авылының Покров чиркәве иерие Алексей атакай Павловка чин бүләге тапшырылды. Алексей атакай да җавапсыз калмады: митрополитка Изге Мәрьям Ана сурәтләнгән икона бүләк итте.

Көннең икенче яртысында Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл муниципаль район Советының кече утырышлар залында муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗипов, аның урынбасарлары һәм районыбызның православ динен тотучылар бергәлеге белән очрашты, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Фикер алышуларда протоиерей Владимир Семойленко, Питрәч богочиниясе иерие Ярослав Петрушенков, Татарстан метрополиясе секретаре, иеромонах Кирилл (Корытко) катнашты.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X