Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Казанда җәмәгать транспортында билет бәясе артырга мөмкин

Пассажир ташучылар һәм Казан башкарма комитеты вәкилләре Тарифлар буенча дәүләт комитетына шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать иткән.

Пассажир ташучылар һәм Казан башкарма комитеты вәкилләре Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясен 3 сумга яки 28 сумга кадәр арттырырга тәкъдим иткән. Бу мәгълүматны Тарифлар буенча дәүләт комитетында расладылар.

2019 елның 1 гыйнварыннан җәмәгать транспортында йөрү бәясе артмаячак, әмма соңрак  кыйммәтләнергә мөмкин. Яңартылган тарифны кабул итүгә 1 айга кадәр вакыт китәргә мөмкин, диде Тарифлар буенча дәүләт комитеты матбугат секретаре Гөлзада Кычакова.

Тәгаенләнгән карарны Дәүләт комитеты тагын 30 көнгә кичектерергә хокуклы. Аннары документ тагын 10 көннән генә үз көченә керәчәк.

Фото: архив/Рамиль Гали

tps://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев