Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Коронавирусның өченче дулкыны буламы?

Россия халкы профилактиканың барлык чараларын үтәүне дәвам итсә, ковидның өченче дулкыны булмаячак.

Бу хакта Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) башлыгы Анна Попова "Комсомольская правда" радиосы эфирында әйтте.

"Бездә өченче дулкын, <...> әгәр без үзебезне саклый торган  үзебез булдырган барлык кагыйдәләргә дә сак карасак, булмаячак. Бу - битлек кию, чиста куллар, чиста йөз, чиста гаджетлар һәм барлык күпләп җыелу урыннарыннан максималь рәвештә читтәрәк булу", - диде ул.

Шул ук вакытта кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы көзгә авыруларның артуы мөмкин, дип белдерде. Аның фикеренчә, коронавирус, мөгаен, сезонлы булыр һәм үзен язын һәм көзен күрсәтер. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев