Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

«Мин – татар баласы» бәйгесендә катнашырга чакырабыз

Катнашу өчен гариза 2021 елның 15 сентябренә кадәр кабул ителә.

«Мин — татар баласы» бәйгесендә җиңүчеләргә акчалата бүләкләр бирелә. Катнашу өчен гариза җибәрергә берничә көн калды. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 1 июлендә «ШАЯН ТВ» каналы «Мин — татар баласы» республикакүләм иҗади эшләр бәйгесе игълан итте. Бәйге Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән оештырыла.

Рәсем һәм эшләнмәләр 2021 елның 15 сентябренә кадәр кабул ителә. Конкурска эшләрне сыйфатлы фотога төшереп, rasemtatar@mail.ru / tatareshe@mail.ru электрон адресына җибәрергә кирәк, ди оештыручылар.

Бәйгегә татар халык әкиятләренә, шулай ук татар халык мәкальләренә нигезләнеп иҗат ителгән рәсемнәр һәм кул эшләре, эшләнмәләр кабул ителә. Җиңүчеләр ике номинациядә («Иң яхшы рәсем», 7-10 яшьлекләр һәм «Иң яхшы кул эшләре яки агачтан, башка материаллардан эшләнгән әйберләр», 11-15 яшьлекләр) билгеләнәчәк. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев