Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Мәктәптә чыгарылыш сыйныфлар өчен имтиханнар расписание билгеле

Бердәм дәүләт имтиханы һәм төп дәүләт имтиханы көннәре проектын Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тәкъдим итте.

Россия Мәгариф министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча федераль хезмәт 2021 елга БДИ һәм ТДИ расписаниесе проектларын чыгарды, дип хәбәр итте Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

Быел БДИны югары уку йортларына керүче 11 сыйныф укучылары тапшыра. Тугызынчы сыйныф укучылары бары тик ике фәннән — рус һәм математика буенча төп дәүләт имтиханын (ТДИ) тапшыра.

БДИ расписаниесе проекты

Төп чорның төп көннәре:

31 май (дүшәмбе) — география, әдәбият, химия;
3 июнь (пәнҗешәмбе) — рус теле;
4 июнь (җомга) — рус теле;
7 июнь (дүшәмбе) — профильле дәрәҗәдәге математика;
11 июнь (җомга) — тарих, физика;
15 июнь (сишәмбе) — җәмгыять белеме;
18 июнь (җомга) — чит телләр (инглиз, француз, немец, испан, кытай) («Сөйләшү» бүлегеннән тыш), биология;
21 июнь (дүшәмбе) — чит телләр («Сөйләшү» бүлеге);
22 июнь (сишәмбе) — чит телләр («Сөйләшү» бүлеге);
24 июнь (пәнҗешәмбе) — информатика һәм ИКТ;
БДИның резерв көннәре:

28 июнь (дүшәмбе) — география, әдәбият, чит телләр («Сөйләшү» бүлеге), биология, тарих, рус теле;
29 июнь (сишәмбе) — җәмгыять белеме, химия, физика, чит телләр («Сөйләшү» бүлегеннән тыш), профильле дәрәҗәдәге математика, информатика һәм ИКТ;
2 июль (җомга) — барлык уку предметлары буенча.
ТДИ расписаниесе проекты (төп чор):

24 май (дүшәмбе) — рус теле;
25 май (сишәмбе) — рус теле;
27 май (пәнҗешәмбе) — математика;
28 май (җомга) — математика.
 

Мәгълүмат Татар-Информ сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X