Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Һәр канатлы дуска бер оя

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасына йөрүче балаларның әтиләре ярдәме белән 92 сыерчык оясы ясалып урнаштырылды.

Яз- табигатьнең йокыдан уянган вакытын белдергән иң күңелле ел фасылы. Табигатьнең бу мәле һәр кешене илһамландыра, кешелек дөньясына яңа көч өсти. Әйләнә - тирәбездәге матурлыкны һәркем үзенчә күрә, үзенчә сүрәтли. Язгы кояш күңелләрне иркәли, көннәр  озыная һәм җылына башлый. Март башында ук ясап агачларга беркеткән оялар белән бергә без җылы якларга киткән  сөекле кошларыбызны көтә  башлыйбыз. Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында экологик тәрбия бирү буенча  максатчан эш алып барыла. Ел әйләнәсендә бакчабызда экологик акцияләр, флешмоблар, бәйгеләр һәм атналыклар еш оештырыла. 

Бу юнәлештә эшләүче педагогларның шул исәптән әти – әниләрнең дә төп максаты,  балаларда экологик белем дәрәҗәсен күтәрү, табигать күрке булган кошларыбызны саклау турындагы күзаллауларын киңәйтү булып санала. Ә иң мөһиме әлегедәй чаралар аша балаларда туган якларына карата хөрмәт, ярату хисе тәрбияләнә.

Агымдагы елда бакчабызга йөрүче балаларның әтиләре ярдәме белән 92 сыерчык оясы ясалып, үз өйләре янында үсүче агачларга, өй кыекларына урнаштырылды. Бакчабыз ишек алдында булдырылган “сыерчыклар дөньясы” тукталышы да оялар белән тулыландырылды. Сыерчыклар кайтып, аларның сайрауларын тыңларга, оя сайлауларын, җим ташуларын күзәтергә, сөенергә язсын иде балаларыбызга. Таш калада  алар күпме генә тырышсалар да, үзләренә оя корырлык агачны сирәк таба икәнен истән чыгармасак иде. Кошлар турында кайгырту безнең төп бурыч. Һәр яз саен канатлы дусларыбызны яңа оялар белән каршылыйк.

Теләченең беренче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлшат Муликова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев