Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Райондашларыбыз "Без - 41нче ел балалары" фильмында катнаша

Арча районының Гөберчәк авылында Мөхәммәт Мәһдиевның «Без – 41нче ел балалары» әсәре буенча фильм төшерелә.

Әлеге фильмда безнең райондашларыбызга да катнашырга насыйп булды. "Туган авыл" ял итү һәм күңел ачу комплексы җитәкчесе Рифкать Шафиков җитәкчелегендәге команданы экраннарда күрә алачакбыз!

Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – кырык беренче ел балалары» дип исемләнгән беренче повесте 1968 елны дөнья күрде. Укучылар һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан татар прозасында яңалык итеп кабул ителгән әсәр буенча кино да төшерелә.

Сценарийның авторы – Әлфирә Маһдиева, режиссеры Әмир Гәлиәскәров, продюсеры Миләүшә Айтуганова.

Миләүшә Ләбибовна сүзләренчә, әлеге китапны ул бик авырлык белән генә тапкан. Әлеге әсәрне экранлаштыру аның күптәнге хыялы булган. Ул, гомумән, классик әдәби әсәрләргә битараф түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев