Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Рөстәм Миңнеханов шәһәр яны бистәләрендә мәктәпләр төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде

Очрашу нәтиҗәләре буенча мәктәп белеменнән файдалану мөмкинлеген арттыру буенча йөкләмәләр бирде.

 Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

"Беренчесе - тиешле инфраструктура булмаган бистәләрдә өстәмә рәвештә балаларны мәктәпләргә йөртүне тәэмин итү. Шул ук вакытта Президент  куркынычсызлык чараларын үтәүгә аерым игътибар бирде. Икенчесе - яңа мәктәпләрнең кирәклегенә анализ ясарга һәм нәтиҗәләр буенча проектлауга техник биремне рәсмиләштерүгә керешергә", - диде Галимова.

Аның сүзләренә караганда, белем бирү учреждениеләренең кирәклеге турында мөрәҗәгатьләр төрле районнардан килә. Мәктәпләрне төзү турындагы карар гражданнарның реаль ихтыяҗыннан, ягъни әлеге территориядә теркәлгән халык саныннан чыгып кабул ителәчәк.

Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, социаль инфраструктура төзүнең кирәклеге турында анализ ясау — муниципалитетларның һәм төзелеш алып барыла торган җир хуҗаларының турыдан-туры бурычы. Бүген килеп туган кыенлыклар - алар тарафыннан территорияләрне комплекслы үзләштерү булмау, ягъни социаль мәдәният объектларын һәм челтәрләрне исәпкә алмау.

"Татарстанда социаль инфраструктурага анализ һәм исәп-хисап ясауны пространство үсеше институты үткәрәчәк, ул республика Президенты йөкләмәсе буенча якын көннәрдә оештырылачак. Институт, шулай ук, кирәкле инфраструктураны исәпкә алмыйча, торак массивларын төзү турында карар кабул ителүен билгеләү өчен, муниципалитетларга ревизия үткәрәчәк. Бу соңгы вакытта җирле халыкка кыенлыклар китерде», — дип аңлатты Галимова.

Киләчәктә институт торак комплекслар төзегәндә, мәктәпләрдә, транспорт инфраструктурасында, медицина һәм социаль учреждениеләрдә кешеләрнең мәнфәгатьләре исәпкә алынсын өчен, территорияләрне комплекслы үстерү буенча координация һәм контроль алып барачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев