Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Социаль ипотека: ана капиталы кире кайта

2021 елның февралендә кергән яңа карар нигезендә, ана капиталын социаль ипотека белән алынган торак кредитын түләү өчен файдаланып булмый иде.

Займны ана капиталы белән капларга мөмкин булган исемлектән дәүләт торак фонды төшереп калдырылды. Шуңа да ел башыннан 67 гаилә бу мәсьәләдә тоткарлыклар кичереп, Дәүләт торак фондына мөрәҗәгать иткән.
– Социаль ипотека программасы белән торак алучыларга ана капиталын файдалану мөмкинлеген кире кайтару өчен зур коммерция банклары белән эшли башладык. Социаль ипотеканы хәзер “Ак Барс”, “Зенит”, “Сбербанк”та рефинансларга була, – дип аңлатты Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының башкаручы директоры урынбасары Булат Гыйльманов.

Социаль ипотека буенча бурычлары булмаган һәр гаилә рефинанслау процессын уза ала. Моның өчен беренче чиратта социаль ипотека программасы буенча һәр балага каралган 200 мең сум дәүләт ярдәмен кулланырга киңәш ителә. Чөнки, рефинанслау ясатканнан соң, ул 200 мең сумны файдаланып булмаячак.

Рефинанслау шартлары һәр банкта төрле.
Быел Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 5 мең фатир төзелер дип көтелә. “Салават күпере” торак комплексында икенче микрорайонны сафка бастырырга ниятлиләр, шулай ук Чаллыда 63нче микрорайон, Түбән Камада 49нчы микрорайонда төзелеш эшләре төгәлләнергә тиеш.
Сүз уңаеннан, Татарстанның дәүләт торак фонды ана капиталы белән займны түләп булган оешмалар исемлегенә үзләрен кертүләрен сорап Россия Хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәргә җыена.

Чыганак:Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X