Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы органик продукция җитештерүгә ярдәм итәргә әзер

Продукцияне сертификацияләүгә мөрәҗәгатьләр республикадан читтә дә керә.

Бу хакта күптән түгел узган киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы органик җитештерүгә күчү мәсьәләсендә барлык авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итәргә әзер.
Бүгенге көндә республиканың 5 хуҗалыгы: «Спарта Н.Р.» КФХ, «Исхакова Р. Ш.» КФХ, «Маслаков Д. Г.» КФХ, «Гафиуллин Р.Н.» КФХ һәм «Арго «СХП»ҖЧҖ сертификация алу өчен гаризалар тапшырган инде. Продукцияне сертификацияләүгә мөрәҗәгатьләр республикадан читтә дә керә.
Агымдагы елда производствога керешергә планлаштырган авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр 10 апрельгә кадәр органик продукция үстерәчәк мәйданнарны билгеләргә һәм «Тест Татарстан «РСМЦ " АҖенә теркәлү өчен гариза бирергә тиеш.
Исегезгә төшерәбез, аларга ярдәм итү өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан органик продукция җитештерүнең күчеш чорында булган яки органик җитештерүнең туры килү-килмәүгә беренчел сертификация үткән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә алынган уңышны каплау өлешендә субсидияләр бирү тәртибе проекты эшләнде. 2021 елдан әлеге статьяга 10 млн. сум каралган.
Сертификацияләнгән органик продукция җитештерергә теләгән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кайнар линиясе(8-800-444-16-70), «Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» каршындагы «Органика» укыту-методик үзәге(8 (843)277-58-16) һәм «Тест-Татарстан «РСМҮ» АҖ (843) 295-42-24 телефоны буенча консультация ала.


Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев