Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстанда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана

Иң активлар июнь башында «Экояз» нәтиҗәләре буенча кыйммәтле бүләкләр алачак.

Татарстанда 1 апрельдән санитар-экологик икеайлык башлана.

2020 елдаизоляция режимы аркасында Татарстан халкы массакүләм өмәләрдә катнашмады. Икеайлык коммунальчылар, юлчылар һәм муниципаль берәмлекләр хезмәткәрләре җилкәсенә төште. Башка елларда республикада икеайлык чорында территорияләрне җыештыру буенча акцияләрдә 1 миллионнан артык кеше катнашкан. Узган ел массакүләм өмәләрдә 200ләп казанлы катнашкан. Быел экоактивистлар саны күренекле чорлар күрсәткеченә кадәр торгызылыр дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ» МА ТР Экология министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"2020 елда санитар-экологик икеайлык йомгаклары буенча 3 меңнән артык хокук бозу очрагы ачыкланган, бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр кимрәк. Гомуми суммасы 5,3 млн сумнан артык булган штрафлар салынды, бу 2019 елга караганда дүрт тапкыр кимрәк. РФ Хөкүмәте карары нигезендә, барлык планлы тикшерүләр дә бетерелде. Күзәтчелек чаралары бары тик халыкның тормышына һәм сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч янаучы фактлар буенча гына гамәлгә ашырылды",-дип билгеләп үтте ТР Экология министрлыгының Матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Мөлекова.

ТР Экология министрлыгы белгечләре республика халкын быел территорияләрне җыештырырга чакыра. Иң активларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. «ЭКОяз-2021» акциясенә йомгак июнь башында ясалачак. Традиция буенча республикада иң яхшы экогаилә, экопредприятие, балалар бакчасы, мәктәп һәм ишегалды сайлаячаклар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев