Авария М7 трассасында – республиканың Питрәч районында булган.
Бүген М7 федераль трассасында, республиканың Питрәч районында трактор, җиңел һәм йөк автомобильләре катнашында юл һәлакәте булган.
Аварияне күргән кешеләр хәбәр иткәнчә, җиңел автомобиль зур тизлектә фурага килеп бәрелгән. Шуның аркасында машинаның алгы өлеше бик нык яньчелгән, трассага ягулык аккан.
Шаһитлар әйтүенчә, юл һәлакәтендә ике кеше зыян күргән.
Чыганак: Татар-Информ
Нет комментариев