Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстанда пандемия башланганнан бирле 27 табиб коронавирустан үлгән

Үлемнең сигез очрагында һөнәри эшчәнлек белән бәйләнеш расланган.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус аркасында Татарстанда 27 табибның гомере өзелгән. Сигез очракның һөнәри эшчәнлекләре белән бәйләнеш булуы расланган, ә тугыз очракта әле тикшерү бара.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков шул хакта сөйләде.

«Пандемия башланганнан бирле без медицина хезмәткәрләре арасыннан 27 кешене югалттык. Аларның унысында һөнәри эшчәнлек белән элемтә юк, сигезендә ул расланган, тагын тугыз очрак буенча тикшерү дәвам итә», — диде спикер.

Ул табибларның җәмгыятьнең башкалар кебек үк әгъзалары булуын, шуңа күрә алар авыруны эштә генә түгел, башка урында да йоктырырга мөмкин икәнлеген искәртте.

Чыганак https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев