Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстанда тагын 57 кеше коронавирус йоктырган

Пандемия башланганнан бирле республикада барлыгы 17,5 мең кеше ковид белән авырды.

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 57 яңа очрагы теркәлде. Ике очрак читтә, ә калганнары контакт юл белән йоктырылган, диелә Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

«25 пациент хастаханәдә, 32 кеше өйдә дәвалана», — диделәр ведомствода.  

30-50 яшьлекләр арасында 17 кеше авырган. 60-70 яшьлекләр арасында 15 кеше вирус йоктырган.

Авыручыларның иң күбе Казанда ачыкланган, монда 21 кеше авырый. Чаллыда тугыз кеше вирус йоктырган. Калган муниципалитетлар арасында бу күрсәткеч буенча Биектау һәм Түбән Кама районнары алдынгы — авыруның дүртәр очрагы теркәлгән.

Әлмәт, Чүпрәле, Яшел Үзән, Мамадыш районнарында өчәр кеше авырган. Югары Ослан һәм Лениногорск районнарында коронавирус йоктыруның икешәр очрагы ачыкланган. Лаеш, Менделеевск һәм Теләче районнарында берәр кеше авырган.  

Пандемия башланганнан бирле Татарстанда коронавирус инфекциясе белән 17,5 мең кеше авырган. Аларның 14,1 меңнән күбрәге терелгән, шул исәптән узган тәүлектә 68 кеше дәваланып беткән.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев