Татарстанда янгын хәвефе саклана
18 апрельдә генә дә янгын сүндерүчеләр чакыру буенча 85 тапкыр урыннарга чыккан.
Коры үләннәрне яндыру сәбәпле кайчак торак йортларга да куркыныч яный. Татарстанда янгын хәвефе саклана. 18 апрельдә генә дә янгын сүндерүчеләр чакыру буенча 85 тапкыр урыннарга чыккан.
Хәбәр арты хәбәр
Чаллыда Тукай яр буе урамында 17 апрельдә янгын чыккан – коры үлән янган. Шаһитлар сөйләгәнчә, ут гаять зур территорияне колачлап алган. Аны сүндерү өчен берничә экипаж килгән.
Шул ук көнне төш вакытында Казанда “Рус-Немец Швейцариясе” биләмәсендә дә коры үләнгә ут төрткәннәр. Ялкын телләре Казансу ягына таралган. Бәхеткә, янгын сүндерүчеләр бригадасы тиз килеп җиткән. Әмма аларга машиналарын торак йортлар янында калдырырга туры килгән – техника янгын урынына уза алмаган. Янгынны юк итү өчен ут белән көрәшүчеләргә кимендә ике сәгать вакыт таләп ителгән. Ике калкулыктагы үлән тулысынча янып беткән.
18 апрельдә Яшел Үзәннең Украина урамында да зур янгын чыккан. Хуҗасыз калган мунча белән сарай янган. Шунда ук яшәүче балалар янгынның сәбәпчесе дип 11 яшьлек малайны күрсәткән.
Соңгы көннәрдә Россиянең кайбер төбәкләрендә коры үләнгә ут төртү сәбәпле җитди янгыннар булды. Тула өлкәсендә ут чак кына балалар бакчасына күчмәгән, Владимир өлкәсендә янгын аркасында 11 торак йорт янган.
15 апрельдән Татарстанда рәсми рәвештә янгынга каршы режим игълан ителде. 29 апрельдән – 10 майга кадәр урман хуҗалыгы, полиция һәм башка ведомство хезмәткәрләре урман массивларына якын территорияләрдә кешеләрнең күпләп ял итү урыннарын күзәтәчәк. Шул рәвешле, урманнарны янгыннан саклау максатында, табигатьне шашлык кыздырырга яратучылардан арындыру күздә тотыла.
Чыганак: Шәһри Казан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев