Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Татарстанлылар 2022 елда төзекләндерү өчен ишегалларны һәм җәмәгать киңлекләрен сайлаячак

26 апрельдә Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында һәм «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында 2022 елда төзекләндереләчәк объектлар өчен тавыш бирү башлана.

 Хәзер, җәмәгать киңлекләреннән тыш, республика халкы «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында реконструкцияләнәчәк топ-200 ишегалдын билгели, шулай ук Казансу елгасын үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында өстенлекләрне сайлый алачак.

Иң күп тавыш җыйган иҗтимагый киңлекләр һәр районда «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» Федераль программасы буенча төзекләндереләчәк, ә менә муниципаль берәмлекләрдә ишегалларын сайлаганда, күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең активлыгы һәм яшәүчеләрнең саны исәпкә алыначак.

Тавыш бирү механизмы бик гади: гражданин үз муниципаль районын сайларга тиеш, киләсе адым – аның фикеренчә төзекләндерергә кирәк булган җәмәгать киңлеге һәм ишегалды өчен үз тавышыңны бирергә кирәк. Тавыш бирүдә бер генә тапкыр катнашырга мөмкин булачак.

2022 елгы төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү 30 майга кадәр дәвам итәчәк. 

Аның төп бурычы - торак пунктларны яшәү өчен уңайлырак итү генә түгел, ә иң мөһиме – бу процесска халыкны җәлеп итү. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X