Татарстанлыларга коронавирусның психик сәламәтлеккә йогынтысы турында сөйләячәкләр
Сорауларга табиб-психотерапевт Владимир Менделевич җавап бирәчәк, туры эфирның модераторы ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева булачак.
Табиб-психотерапевт, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы эксперты Владимир Менделевич Covid-19 татарстанлыларның менталь сәламәтлегенә ничек йогынты ясавы турында сөйләячәк. Владимир Менделевич Covid-диссидентлар белән хәрәкәт итүен һәм коронавирусның нәтиҗәләре нинди булырга мөмкин икәнлеген аңлатачак.
««Covid-19 һәм психик сәламәтлек. Рухи тигезлекне ничек сакларга»" диеп исемләнгән туры эфир иртәгә ТР оперштабының коронавирус таралышына каршы тору Instagram-аккаунтында узачак.
Туры эфирны сылтама буенча карарга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев