Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Техник карау узганда Дәүләт инспекторлары нәрсәгә игътибар итә?

Районда эшләүче дәүләт техник күзәтчелек органы эшчәнлегенең төп юнәлеше булып, әлеге җирлектә булган трактор, үзйөрешле машиналар һәм аларга тагылма прицепларны куллану вакытында кешеләр сәламәтлегенә һәм аларның милкенә зыян китермәү тора. Моның өчен бу төр техникаларның төзек хәлдә булуы мөһим.

Техник карауны үтү өчен шәхси затлар тикшерү органына техниканы һәм түбәндәге документларны әзерләп күрсәтергә тиеш була:

- техника белән идарә итүченең моңа тиешле документы;

- техниканың  теркәлү таныклыгы;

- техниканы мәҗбүри иминиятләштерү полисы.

Әлеге күрсәтеп үтелгән документлар булмаганда, шулай ук техниканың номер мәгълуматлары   таныклыктагылар белән  чагышмаганда, әлеге чара уздырылмый.

Болардан тыш  карау уздырылучы техникада медицина аптечкасы, хәләкәт вакытында куелырга тиешле ике берәмлек билге, янгынга каршы сүндерү җайланмасы булу мәҗбүри.

Тракторның алдында яки артында киң габаритлы техник агрегатлары булганда, аның түбәсендә сары төстәге ут җайланмасы (мигалка) булуы кирәк. КУН җайланмасы куелган тракторларда, әлеге җайланманың терсәкләрендә «под стрелой не стоять» дигән язу булырга тиеш.

Моннан тыш тагылма арбаларныҗ арткы бортларында, әлеге арбаның дәүләт номеры зурайтып язылырга тиеш, ә ян бортларында «перевозка людей запрещена» язуының булуы кирәк.

Тракторда һәм тагылма арбада туктап төзәтү эшләре башкарганда аның кузгалмавын тәэмин итүче башмакларның булуы  мәҗбүри әйбер.

Карау узарга килгән техник берәмлек чиста булырга, әгәр инде озак вакытлар эшләп төсен югалткан икән ул таныклыгында язылган төскә буялган булырга тиеш. Завод һәм двигатель номерлары булучы урыннардагы язулар өстәмә буяулардан һәм башка катнашмалардан чистартылган, андагы саннар чагыштыру өчен ачык күренергә тиеш.

Техник берәмлеккә аны җитештерүче тарафыннан куелган барлык төр приборлар техник куркынычсызлык җайланмалары төзек һәм эш халәтендә булырга тиешле. Тышкы яктан, аерым алганда бау белән тартып кабызылучы тракторларда, бу эшне башкарганда хәләкәт булмасын өчен куелган тапшыру тартмасыннан кабызу җайланмасының магнетосына сузылган чыбыкның булуы һәм эшләве мәҗбүри.

Агымдагы елда техник карау уздыруга тарифлар узгәрмәде. Берәмлек техникага дәуләт пошлинасы 400 сум күләмендә калды, ә аны уздыручы органга түләү бәясе 300 сум.

Болардан тыш  техниканы эксплуатацияләүче шәхеснең үз янында уткайтаргыч сызыклы киеме (жилеты) булырга тиеш. Чөнки көннең караңгы вакытында, юл өслегендә техника янында нинди дә булса хезмәт башкарганда, аны эксплуатацияләүче шәхеснең өстендә әлеге киемнең булуы мәҗбүри.    

Югарыда күрсәтелгән шартлар  үтәлсә трактор һәм үзйөрешле башка машиналарга техник карау узганлыкка таныклык бирелә. Үтә алмаса аерым төр акт төзелә һәм кабат узасы була. Таныклыксыз эксплуатацияләү  рөхсәт ителми.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев