Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

"Тел-күңел көзгесе, сәламәтлек-яшәү билгесе" дип исемләнгән массакүләм спорт чарасы узды

Чарада Теләче балалар бакчаларының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм ата-аналарыннан торган командалар катнашты.

 Ярышлар балалар һәм ата-аналарның көч һәм җитезлеген сынау гына түгел, ә һәр команданың бердәмлек күрсәткече дә булды. Ярышучыларга команданың биш конкурс биремендә үзләренең җитезлеген, тизлеген һәм ныклыгын күрсәтергә кирәк иде.
    Җиңүче исеме өчен командалар «Сәламләү», «Капчык белән сикерү», «Тизрәк тапшыр», «Аркан тарту» бәйгеләрендә көч сынашты. Барлык командалар биремнәргә һәм әзерлеккә иҗади якын килделәр: барысының да матур эмблемалары, эчтәлекле девизлары бар иде. 
    Чараларда балалар гына түгел, өлкәннәр дә күтәренке кәеф һәм энергия алдылар. Ярышлар арасында балалар тарафыннан концерт номерлары куелды. Нәтиҗәдә иң җитез, иң спорт сөюче һәм тату командалар ачыкланды. Ярышларның җиңүчесе булу мөһим түгел, иң мөһиме, барысы да бәйрәм атмосферасын тойдылар. Спорт бәйрәменең төп нәтиҗәсе - балаларга һәм өлкәннәргә бергә җыелып, уртак максатка ирешүдә омтылыш күрсәтү өчен тагын бер мөмкинлек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев