Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләче командасы беренче 1 урынны яулады

19 февраль көнне Лаеш шәһәрендә ГТО Бөтенроссия фестиваленең зона этабы узды.

Ярышларда 4 муниципаль берәмлекнең җыелма командалары катнашты: Лаеш, Теләче, Питрәч һәм Балык Бистәсе районнары.

Ярышлар программасы буенча, ГТОның 2-нче баскычыннан 9-нчы баскычына кадәр барлык катнашучылар да чаңгы ярышлары, отжимание, сыгылмалы, озынлыкка сикерү, туловище күтәрү, биек арканда тартылу яки гер күтәрү буенча ярышты. Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең җыелма команда 1 нче урынны яулады, Лаеш районы 2 нче урында, Питрәч 3 нче урында.

  Призерларга медальләр, дипломнар һәм Кубок тапшырылды. Җиңүчеләр үз баскычларында 26 февральдә Яшел Үзән шәһәрендә узачак финал этабында чыгыш ясаячак.

 

ГТО баскычлары буенча шәхси урыннар:

II баскыч:

Гаязов Азамат - 2  урын (Олы Нырсы урта мәктәбе)

III баскыч:

Шамсетдинова Сөмбел – 3 урын (Олы Нырсы урта мәктәбе)

 IV баскыч:

Митрофанова Анна – 2 урын (Олы Нырсы урта мәктәбе)

V баскыч:

Вагизов Рәсүл – 1 урын (Үзәк урта мәктәбе)

VI баскыч:

Кадыров Альфред  - 1 урын (Теләче авыл җирлеге)

VII баскыч:

Хакимов Рафиль – 1 урын (Теләче урта мәктәбе)

VIII баскыч:

Мавлявиева Гөлнара – 4 урын (Райгаз)

IX баскыч:

Гатиятов Расип – 2 урын (Теләче урта мәктәбе)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев