Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Главные новости

Теләче районы буенча авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясе ничек бара? Журналист тикшерүе

Илебездә II Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясе бара. Ул 1 июльдән 15 августка кадәр дәвам итәчәк. Безнең Теләче районында барлыгы 5636 объектны исәпкә алу күздә тотыла. ТР Дәүләт статистика комитетының II Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу буенча райондагы вәкаләтле вәкиле Галия Садриева белдергәнчә, 12 июль көненә шуның 1682 сендә,...

Илебездә II Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу кампаниясе бара. Ул 1 июльдән 15 августка кадәр дәвам итәчәк. Безнең Теләче районында барлыгы 5636 объектны исәпкә алу күздә тотыла. ТР Дәүләт статистика комитетының II Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу буенча райондагы вәкаләтле вәкиле Галия Садриева белдергәнчә, 12 июль көненә шуның 1682 сендә, ягъни 30% ында сан алучылар булып, халыкны сораштырырга өлгергән иде. Сораштыру вакытында хуҗалыклардагы мал-туар, кош-кортны, алма, чия агачларын саныйлар.

Мәсәлән, 11 июль көнне үзем катнашкан сан алу барышында Үзәк бистәсе халкы сан алу кампаниясен дөрес аңлый. Сан алу авыл хуҗалыгында дәүләт сәясәтен көйләү өчен кирәк. Авыл хуҗалыгында сан алу соңгы тапкыр 2006 елда уздырылды. Ун елдан соң ниләр үзгәргән? Хуҗалыклар артканмы, юкмы, аларда мал-туар күпме, авылларда сыерлар кимемәгәнме? Бу сорауларга җавап табып, дәүләт авыл хуҗалыгының теге яки бу тармагына конкрет ярдәм итү юлларын караячак.

- Шулай да, арада дәүләт авыл халкына салымнарны арттырып куймасмы, дигән сорау белән яшәүчеләр бар. Без шикләнмәскә, курыкмаска киңәш итәбез. Без, авыл кешесенә ышанып, алар ни әйтә, шуны язабыз. Абзарга, бакчага кереп терлек, агач төбе санап йөрмибез. Гадәттә, капка төбендәге эскәмиягә утырып язып алабыз, - ди Үзәк авыл җирлегенә кергән Алга, Петровск, Шармыш һәм Үзәк авылларында сан алуга җаваплы Гөлсирин Тимербаева.

Әлеге җаваплы вазифага алынганчы, алар башта бу эшнең бөтен нечкәлекләренә өйрәтә торган җиде көнлек курсларда укыган. Шуны раслап аларга зәңгәр төстәге махсус өс һәм баш киемнәре, сумка, таныклык һәм сим-карта бирелгән.

- Нәрсәне дә булса яшереп калдыру, әйтеп бетермәү, алдау кебек күренешләр безгә хас сыйфатлар түгел, - ди Үзәк бистәсенең Миңнехаҗи Шакиров урамында яшәүче Вәсимә ханым Ситдыйкова. - Бакчабыз зур, җиләк-җимеш агачларыбыз күп, каралты курабыз тавык-чебеш белән тулы. Иркен, мул тормышта яшәүнең бернинди авырлыгы да юк. Тормыш иптәшем Габдерәүф абыең белән тигез тормышта, улыбыз һәм киленебез тәрбиясендә яшибез, күңелләребезгә сөенеч өстәп, оныкларыбыз үсеп килә. Сан алучыга ничек бар, шулай яздырам, берни яшерергә җыенмыйм.

Вәсимә апаларның ут күршеләре Тимергали ага Галиәхмәтов та шундый ук фикердә. Авылдашлары аны оста бакчачы гына түгел, тимер-томыр җене кагылган уйлап табучы буларак та белә. Көнкүрештә кулланыр өчен нинди генә җайланмалар уйлап тапмаган ул?! Ул сан алучыга кул астында булган техникасы турында гына түгел, бакчасындагы һәр җиләк-җимеш агачы турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Ул бакчасында алма, чия, карлыган, балан, кара миләш агачларыннан тыш, виноград та үстерә. Аның тормышны, кешеләрне чиксез яратуына, күңел сафлыгына һәм һәрвакытта да оптимист булып калуына сокланмый мөмкин түгел.

- Тимергали ага кебек якты күңелле кешеләр күбрәк булсын иде. Андыйлар белән эшләве дә җиңел, - диде сораштыру барышында Гөлсирин ханым. ТР Дәүләт статистика комитетының II Бөтенроссия авыл хуҗалыгында сан алу буенча райондагы вәкаләтле вәкиле Галия Садриева сүзләренә караганда, быелгы бланкларда яңа сораулар да өстәлгән. Алар заманча технологияләргә, мәсәлән, тамчылы сугару, һәр терлекне ашату системалары, энергия чыганаклары кебек өлкәләргә кагыла. Шулай ук кредитлар, субсидияләр алу һәм файдалану максатлары турында да сораулар бар. Бакчачыларга, шәхси хуҗалык тотучыларга, крестьян-фермер хуҗалыкларына, шәхси эшкуарларга - һәркайсына аерым сораулар белән төрле бланклар әзерләнгән. 22 биттән иң калын бланкны авыл хуҗалыгы предприятиеләре тутырачак.

Фәнил НИГЪМӘТҖАНОВ.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев